ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Балтач Үзәк зурлар китапханәсе шул уңайдан, инстаграм киңлекләрендә видеопрезентация тәкъдим итте. 

23 июнь көнне Балтач шәһәр җирлеге бинасында , Өченче чакырылыш Балтач шәһәр җирлеге Советының илле тугызынчы утырышы узды. Утырышта Балтач шәһәр җирлеге Советының депутатлары катнашты.

 


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

22 июнь - ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган - Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 79 ел элек шушы көннең таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бәла һәр йортка, һәр гаиләгә килә. Бу көн безнең халык өчен мәңгегә Хәтер һәм кайгы көне булып кала.

Тэги: Хәтер һәм кайгы көне

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 ел, № 512 карары белән расланган «2015 – 2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы нигезендә, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халыкка хокукый белем бирү буенча телетапшырулар циклын чыгару тәэмин ителә.

 2020 елның 21 июнендә Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Семенова Антонида Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

Гөлфинә Әхмәдиева. «Смәелне яшьләр яшьләр» Ватаным Татарстан №83, 12.06.2020 ел.

 

ТАССРның 100 еллыгы турында тарихи белешмә

Тэги: Балтачрайонына90ел ТАССРның100еллыгы

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International