Җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыра.

Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Катнашу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен 8(843)682-51-34 (ТР Балтач районы башкарма комитетының кабул итү бүлмәсе), 8(843)682-54-37 (юридик бүлек) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International