ТАССРның 100 еллыгы турында тарихи белешмә
1960-1970 еллар
1960-1970 елларда Кама сәнәгать зонасында шәһәр халкының аеруча интенсив үсеше күзәтелә. 1961 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинатына нигез салына. Ул бүгенге көндә безнең илдә иң эре нефть химиясе сәнәгате предприятиесе - «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ буларак билгеле. 1966 елда Түбән Кама эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелә.
Энергетика үсешендә дә республика зур адым ясай: Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлай. 1979 елда Түбән Кама ГРЭСының беренче гидроагрегаты җибәрелә һәм сусаклагыч 62 метрга кадәр тутырыла.
«Түбән Кама Нефтехим» ААҖ нең генераль директоры Николай Васильевич Лемаев була, соңрак ул СССР ның химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министрлыгын җитәкли.
1940 нчы еллар уртасыннан алып 1980 нче еллар уртасына кадәр республика интенсив сәнәгать үсеше аркасында республиканың көньяк-көнчыгышына шактый гына урбанизацияләнә. ТАССРда шәһәрлеләрнең саны, тулаем ил белән чагыштырганда, югарырак була. Шул сәбәпле, 1950 елда Әлмәт, Менделеевск, Лениногорск шәһәрләре, Азнакай, Баулы, Зәй эшчеләр бистәләре барлыкка килә.
1969 елда Татарстанда ел саен 150 мең автомобиль һәм 250 мең двигатель чыгаруга исәпләнгән завод төзү турында карар кабул ителә. Кама автогигантын төзүдә илнең 5 меңгә якын предприятиесе катнаша. КамАЗ заводы төзелеше Яр Чаллы шәхәре үсешен стимуллаштыра. 1976 елның февралендә конвейердан беренче КамАЗ автомобиле чыга.
Ул чорда бу казанышларның барысы да Фикрәт Табиев, Гомәр Усманов, Салих Батырев, Габделхак Абдразяков кебек җитәкчеләр җитәкчелегендә мөмкин булды.