2020 елның 14 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Прокурорының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиевка сугыш һәм тыл ветераннары портретлары белән эшләнгән «Победа одна на всех» дигән китап бүләк итте.
Консультация-кисәтү
8 июль көнне Чепья авылында «Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы базасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр статусында торучылар белән очрашу узды.
Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.
Кичә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.
Җәй башыннан бирле армиягә егетләр озатабыз. Быелгы язгы чакырылышта армиягә алынган 40 егетебез Ватан сагында торачак. 8 июль көнне янә 11 райондашыбыз армиягә китте.
Райондашларыбыз Владимир һәм Татьяна Ишмурзиннар гаиләсе иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Ишмурзиннар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.
8 июльдә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Сабантуй» ял паркында квест стилендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрделәр.