25 август көнне Пыжмара авыл җирлеге, Пыжмара һәм Сәрдек авылының мәдәният һәм сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләре "Чиста яр буйлары" акциясенә кушылып, Сәрдек авылы янында урнашкан буа яр буйларын чистартты.
27-28 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә чаңгычы-узышчылар арасында чаңгы-роллерлар һәм кросс буенча ярышлар узды.
Балтач районында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары
2021 елның 20 августында муниципаль хезмәткә яңадан кергән 5 муниципаль хезмәткәр коррупциягә каршы тору турындагы, муниципаль хезмәт турындагы законнарны белүгә тест үтте. Коррупциягә каршы һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затлар - Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы А.И.Мөхәммәтшина тарафыннан 25 августта яңа килгән муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде.
26 август көнне Балтач муниципаль районының Иҗтимагый Совет утырышы узды.
28 август 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.
Үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен арттыру һәм үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатыннан 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә «Фабрика. Үзмәшгульләр» бушлай укыту онлайн-программасы гамәлгә ашырыла.
Казан дәүләт аграр университетының агроэкологик тикшеренүләр үзәге сынау лабораториясе сыйфатында аккредитацияләнгән затлар исемлегенә кертелгән. Димәк, Үзәкнең сынау лабораториясе буларак компетенциясе рәсми рәвештә танылган һәм «Сынау һәм калибрлау лабораторияләренең компетентлыгына гомуми таләпләр» ГОСТ ISO/IEC 17025-2019 таләпләренә туры килә.
Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.