«Фабрика. Үзмәшгульләр» программасы буенча үзмәшгульләр өчен уку оештырыла

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен арттыру һәм үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатыннан 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә «Фабрика. Үзмәшгульләр» бушлай укыту онлайн-программасы гамәлгә ашырыла. Программаның оештыручылары - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды». Укулар «кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында уза.

Теркәлү 31 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча: https://forms.gle/vgZoubeuoRgUJakU8.

Барлык сораулар буенча 8-903-314-50-27 (Марат Рәхмәтуллин) телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International