Яңа килгән муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде

2021 елның 27 августы, җомга

2021 елның 20 августында муниципаль хезмәткә яңадан кергән 5 муниципаль хезмәткәр коррупциягә каршы тору турындагы, муниципаль хезмәт турындагы законнарны белүгә тест үтте. Коррупциягә каршы һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затлар - Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы А.И.Мөхәммәтшина тарафыннан 25 августта яңа килгән муниципаль хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде.

Уку барышында яңа хезмәткәрләргә һөнәри хезмәт этикасының гомуми принципларын һәм муниципаль хезмәткәрләр җитәкчелек итәргә тиешле хезмәт тәртибенең төп кагыйдәләрен аңлаттылар. Моннан тыш, муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы тору стандартлары да аңлатылды.  

Муниципаль хезмәткәрләр үз вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынуларына юл куймаска тиеш. Муниципаль хезмәт вазыйфасына һәм вазыйфаи бурычларын үтәүгә билгеләнгәндә, муниципаль хезмәткәр аның үз вазыйфаи бурычларын тиешенчә үтәүгә йогынты ясый торган яисә йогынты ясый ала торган шәхси кызыксынуы булу яисә булу мөмкинлеге турында белдерергә тиеш.

Укулар ахырында муниципаль хезмәткәрләр эчке коррупция индексын исәпләү буенча сораштыру уздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International