Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне уңае белән “Россия - террорга каршы”, “Терроризм куркынычына ничек каршы торырга” исемнәрендә буклетлар , белешмәлекләр таратылды.
2015 елның 31 августтында Республиканың һәм Балтач районының 85 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән бәйрәмдә ат чабышы аерым, үзенчәлекле урын алды. Чабышкылар бәйгесенә 46 ат килгән иде. Үзебезнең атлар белән беррәттән Мари Республикасыннан һәм Киров өлкәсе Малмыж районыннан, Арча һәм Биектаудан килгән атлар да ярышларда катнашты. Иганәчеләр ярдәме белән 302 меӊ сумлык бүләк фонды булдырылды. ООО «Арча», «Молторг», «Агромол», «Стам», «Флагман», «Идел» агрофирмалары һәм шәхси сөт җыючылар зур өлеш керттеләр.
Чабышкылар 5 төргә бүленеп ярыштылар. Ярышта катнашканнар берсе дә бүләксез калмады. 1 урынга - 10 меӊ, 2 урынга - 8 меӊ, 3 урынга - 5 меӊ, 4 урынга – 3 мең, 5 урынга - 2 меӊ сум, калганнарга берәр мең сум күләмендә акчалата призлар бирелде.
Алар белән бергә 2014 елда районда хуҗалыкларда атларны тәрбияләү, үстерү юнәлешендә җиӊүче хуҗалыкларны билгеләп үттеләр: 1 урында - «Татарстан», 2 урында - «Яӊа тормыш» һәм 3 урында - «Кызыл юл» хуҗалыклары.
Шубан мәдәният йортында 31 август көнне Республикабыз һәм районыбыз юбилейларына китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре балалар өчен “Яшә минем Республикам” исемле кичә үткәрде. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне бүгенгесе турында фикер алыштык, уеннар конкурслар үтте. “Казаным бәхетле башкалам” китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә ахырында мәдәният йорты каршында чәчәкләр арасында фотога төшерелде.