5 август конне Борбаш мэдэният йорты, Борбаш Сэрдегэне авыл клубы хезмэткэрлэре «Борбаш» жаваплылыгы чиклэнгэн жэмгыят комбайнерларына тошке аш вакытында ял концерты тэкъдим итте.
Район буенча көнгә 195,5 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч үткән белән чагыштырганда, 18,3 тоннага артык. Бер сыерга 19 килограмм туры килә. Ике елда да терлек саны бер чама.
Мәсәлән, 4 август көнендә узган елның шушы көне белән чагыштырганда, 1,1 килограмм сөт артыграк савылганы күренә. Июнь аенда район тарихында беренче тапкыр...
Нонэгэр авылында яшэуче Габдуллин Рашид Габдулла улы-Фания Гариф кызы узлэренен Алтын туйларын билгелэп уздылар. Рашид абый Нонэгэрдэ туып ускэн, тормышын шушы авылга багышлаган кеше. Ул куп еллар колхозда шофер булып эшлэде. Алдынгылыкны бирмэде. Татарстаннын атказанган автотранспорт работнигы дигэн мактаулы исеме бар. Фэния апа курше Комаров-Завод авылы кызы.Ул Нонэгэр авыл Советы бухгалтеры булып эшлэп лаеклы ялга чыкты. Озак еллар жирле узидарэ органнарында нэтижэле эшлэгэне очен Татарстан Республикасынын мактау грамотасына лаек булды. Алар 3 бала тэрбиялэп устерделэр. Балаларнын уз гаилэлэре бар, Бугенге кондэ 5 оныклары бар.
Район укучылары үз газеталарын чыгара башлады.
“Түнтәр урта мәктәбе базасында «Бәхетле балачак» дип аталган яңа газета чыга башлады. Инде аның 3 саны дөнья күрергә өлгерде. Август киңәшмәсенә багышланган дүртенче саны әзерләнә башлады”, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.
4 август конне Карадуган авыл советында урнашкан мэдэният учаклары «Игенче» кумэк хужалыгы комбайнерларына тошке аш вакытларында ял концерты тэкъдим итте.
Гомуми белем бирү мәктәпләрен стимуллаштыру максатыннан ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы “Уңышлы мәктәп” дигән конкурс игълан иткән иде. Әлеге конкурста яхшы нәтиҗәләр белән катнашып, районыбызның Чепья мәктәбе 1 000 000 сум Грантка лаек булды. Конкурста укыту, тәрбия өлкәсендәге уңышларга, социомәдәни мөхиткә һәм мәктәпнең киләчәктәге усешен күзаллауга бәя бирелде. Конкурснын читтән торып катнашу этабында барлыгы 155 мәктәп катнашкан. Шуның 10сы - 2 000 000, ә 11е - 1 000 000 сум Грантка лаек булды. Зур шәһәр мәктәпләре, гимназия, лицейлар арасында авыл мәктәбеннән бары тик Чепья мәктәбе генә булуы тагы да куандырды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин район җирлегендә басу-кырлар, елга-инеш буйларында, көтүлекләрдә үсеп утыручы зур ак чәчәкле балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне башларга кирәклеген искәртте. “Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, арта бара, инде хәзер чәчүлек җирләренә үтеп керә башлады. Вакытында тиешле чарасын күрергә, экологар белән киңәшләшергә һәм көздән үк ул территорияләрне үтеп керә алган җиргә кадәр чапкычлар белән чабарга, тирән итеп сөрергә кирәк. Мөмкин булса, тиешле препаратлар куллану мәсьәләсен дә хәл итү сорала”, дип белдерде.