Район укучылары үз газеталарын чыгара башлады.
“Түнтәр урта мәктәбе базасында «Бәхетле балачак» дип аталган яңа газета чыга башлады. Инде аның 3 саны дөнья күрергә өлгерде. Август киңәшмәсенә багышланган дүртенче саны әзерләнә башлады”, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.
Газетаны нәшер итүче укучылар үзләрен «яшь журналистлар» дип атый һәм төрле чараларда катнаша, җитәкчеләр, эшче һөнәр ияләре, төрле кешеләр белән аралаша. Аларның мондый катлаулы эшкә алынулары сөендерә. Журналистика – ул аерым бер тормыш, анда үзең өчен көн саен берәр яңалык ачарга була. Укучыларга уңышлар телибез һәм нинди генә авырлыкларга очрасагыз да, башлаган эшегезне ташламагыз!
Газета эшчәнлеге белән якыннан танышырга теләгән кешеләр «Вконтакте» социаль челтәрендә https://vk.com/wall-125831295?own=1 сылтамасы белән яки «Бәхетле балачак» дип язып аларның үз төркемнәренә дә мөрәҗәгать итәргә, яңалыклар белән уртаклашып барырга мөмкин.