Балтачта балтырган үсемлегенә каршы көрәш башларга вакыт.

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Район башлыгы Рамил Нотфуллин район җирлегендә  басу-кырлар, елга-инеш буйларында, көтүлекләрдә  үсеп утыручы зур ак чәчәкле балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне башларга кирәклеген искәртте.  “Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, арта бара, инде хәзер чәчүлек җирләренә үтеп керә башлады.  Вакытында  тиешле чарасын күрергә, экологар белән киңәшләшергә һәм көздән үк ул  территорияләрне үтеп керә алган җиргә кадәр  чапкычлар белән чабарга, тирән итеп сөрергә кирәк. Мөмкин булса,  тиешле препаратлар куллану мәсьәләсен дә хәл итү сорала”, дип белдерде.

Балтырганга каршы кө­рәш шактый  чыгымнар сорый. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. Берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нә­тиҗәләргә китерүе ихтимал. Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта. Урыны-урыны белән биеклеге өч метрга җитүче,  бу үсемлек районның  бигрәк тә Куныр, Түнтәр, Урта Көшкәт, Шеңшәңәр авыллары ягында күп.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International