ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

“Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 
Музей директоры Гарифҗан Галиев музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосурәтләр буенча бу якның тарихы, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Шулай ук ул сугыш ветераны буларак дәһшәтле сугыш вакыйгаларына да тукталды. 


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды. Түбәндәге укучыларыбызны  һәм остазларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз:

Сосна төп мәктәбеннән  8нче сыйныф укучысы - Гөмәрова Зөһрә. Укытучысы – Габдрахманов Фәнил Сәлим улы.

Нөнәгәр урта мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы - Гөмәров Илгизәр. Укытучысы – Зарипов Фидаил Фәрит улы

27.01.2017 көнне Пыжмара авыл җирлегенең чираттагы утырышы узды

Көн тәртибендә:

  • авыл җирлеге башлыгының еллык отчеты;
  • 2016 елга бюджет үтәлеше.

 

Чыгыш ясаучылар:

  • “Кама” җитештерү кооперативы җитәкчесе Ракип Накипович Назипов;
  • Пыжмара төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Раниф Рифатович Ахатов;
  • Әтнә башлангыч мәктәп- балалар бакчасы директоры Гөлнур Вафовна Насихова;
  • Сәрдек авыл клубы мөдире Рәйханә Рахимзяновна Низамова;
  • Пыжмара авыл китапханә мөдире Дания Хамитовна Ахметшина;
  • Участковый Эльдар Гадилович Сагтдинов.

 

Безнең Чепья авыл җирлегендә балалар берничә телдә сөйләшәләр, укыйлар, аралашалар.  балалар китапханәсендә дә китаплар берничә телдә. Районыбыздагы  удмуртларның "Кенеш" милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Трофимов В.Ф., Чернов П.Г. китапханәдәге балалар өчен удмуртча китаплар белән таныштылар, аларның укылышы, балаларның китапханәгә йөрүе белән кызыксындылар.

Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамирович Габдрахманов үз чыгышында сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштырып бара. Шулай ук 2016 елда башкарылган төзелешләр, урам юллары төзеклеге, бистә үзәгендә көтелә торган капиталь ремонт мәсьәләләре дә чыгышында чагылыш тапты. Шәхси хуҗалыклар тормышы, терлекчелек белән шөгыльләнүче гаиләләр һәм фермер хуҗалыклары мактап телгә алынды. 

Шушындый ук икътисадый күрсәткечләр белән игенчеләр тармагында дүртенче, экономика өлкәсендә икенче урынны яулаган “Кама”лылар да алдынгылар сафында. 
Кооперативта 6434 тонна икмәк, уртача бер гектарга 43,3 ц., 3055 тонна сөт,440 тонна ит җитештергән. Акча кереме – 124 млн. сум . 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. ярым туры килә. 

Икътисади күрсәткечләр һәм игенчелек өлкәсендә барлык төр күрсәткечләр белән 3нче урынга лаек булган “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы хезмәте дә зур мактауга лаек. Хуҗалыкта 7831 тонна икмәк, 4612 тонна сөт – узган ел белән чагыштырганда 15 %ка үсеш, 321 тонна ит җитештерелеп, продукция сату бәяләре белән 209 млн. сумлык табыш алынган. Уртача хезмәт хакы 21 мең 507 сум тәшкил итә. 

Хезмәтне икътисади яктан нәтиҗәле итеп оештыручылар арасында “Яңа тормыш” лылар да бар. Бу җәмгыятьтә узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 7%, ит җитештерү 11%ка арткан. Хуҗалыкта акча кереме 146 миллион сумнан артык 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. 246 мең сум туры килә. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы 21 мең 424 сум тәшкил итә. 
 

Икътисади күрсәткечләр буенча “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең быел да горурланырлык уңышлары бар. Бу хуҗалыкта 4864 тонна икмәк, 3045 тонна сөт, 569 тонна ит җитештерелгән. 121 млн. сум акча кергән, бу 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 3 млн. 578 мең сум туры килә. Хезмәт хакы уртача 21 мең 633 сум. 

Игенчелек тармагында зур уңышлар белән алга баручылар арасында тагын бер җиңүче –“ Бөрбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Җәмгыятьнең директоры – Рафис Фарадис улы Солтанов, баш агроном Искәндәр Исмәгыйл улы Гильметдинов һәм баш инҗенер Альфред Альберт улы Нурмиев бәйрәм сәхнәсендә бүләкләнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International