Норма һөнәр көллиятендә кышны ничек озатканнар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Арча аграр сәнәгать hөнәри көллиятенең 2 нче номерлы филиалында татар халкының яраткан бәйрәме Нәүрүз үткәрелде. 
Безнең уку йортында һәр бәйрәм, һәр чара зур хәзерлек белән үткәрелә. Шул рәвешле уку һәм ял минутларын чиратлаштырып алып бару эшчәнлегебезнең төп максаты. Студентларыбыз да бик актив. Ул булмасын һөнәр ярышлары, ул булмасын халык бәйрәмнәре – һәммәсе дә бердәм булып чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүдә үзләреннән зур өлеш кертә. 

Күптән түгел һөнәр көллиятендә “Нәүрүз” бәйрәме гөрләп узды. Иртәнге сәгатьләрдән үк гөрләгән ярминкәдә ниләр генә юк иде: тозлаган әйберләр дә, камыр ризыклары да. Төрле, кызыклы уеннар башлану белән студентларыбыз, әйтерсең, дөньяларын онытты, кемдер аркан тарта, кемдер капчык сугышта катнаша, кемдер кар бабай ясый...Бәйрәмнең күңелле мизгеле, әлбәттә, карачкы яндыру тамашасы булды. Табаларда чыжлап пешкән коймактан авыз итеп, кайнар чәй эчү белән тәмамланган бәйрәм ел буена җитәрлек энергия бүләк итте. 

Автор: Земфира Галиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International