Борнак иле – үзгә ил

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Районыбыздагы һәр авылныӊ үз үзенчәлеге, үз тарихы, үз йөзе бар. Кешеләре, язмышлары төрле булса да, шөкер, алар бүген дә тормыш дулкыннарына бирешмичә, район халкыныӊ йөзен, мирасын, динен саклап,  тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылалар. Шушы энҗе бөртекләреннән тезелгән дисбедә Борнак авылы үзгә урын алып тора.

Моныӊ шулай икәнен  җирлек халкы көче белән әзерләнгән һәм Балтач мәдәният үзәгендә куелган   концерт-тамаша ачык күрсәтте. Халык белән әзерләнгән диюем һич тә артык булмас, чөнки халык саны зур булмаган Борнак, Иске Торҗа, Карек-Серма авыл үзешчәннәре сәхнәне тутырып чыгыш ясаганда, авылларында кеше калдымы икән, дигән сорау тамашаны карап утыручыларныӊ күбесендә   туды бугай. Хәер, бу турыда соӊыннан борнаклыларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та бик килешле итеп әйтеп узды.

 

Дөрестән дә, бу  тәкъдим ителгән тамаша-концерт  барлык яктан зәвыклы һәм килешле булды. Менә еракта авыл әтәчләре берсен-берсе узыдырырга тырышып сәлам бирәләр, казлар каӊгылдаша, бозаулар мөгери… Шушыларга   үрелеп тын гына моӊ агылган сәхнәгә  яшь вакытында авылныӊ беренче чибәре булган, хәзер инде нигезендә ялгыз гомер кичерүче ак яулыклы әби белән заманында аӊа гыйшык тотып йөргән, ниндидер сәбәпләр аркасында бергә була алмаган яшьлек дусты – бабай чыга. Аларныӊ үзара аралашуы, дөньяга карашлары һәм шөкер итеп, бүгенге тормыш белән канәгәть булып,   дөнья көтүләре   үзе аерым күренеш, аерым спектакль…  Шушындый югары мәгънәле  күренеш белән башланган концертныӊ баруы да бер сулышта булды, вакытныӊ узганы да сизелмәде. Аныӊ шулай тиз узуына удмурт халкыныӊ дәртле, күӊелләрне җилкендерүче җыр-биюләре нык ярдәм иткәндер.  Алексей Павловныӊ гармун телләреннән чыккан  дәртле моӊнары залда күпләрне әсир итте, алкышларныӊ зурысына лаек булды ул.  Васильева Диананыӊ үзенчәлекле җыры, Иске Торҗа биючеләре башкарган  «Веселая плясовая» биюе, «Вечерние гуляния» композициясе, Карек-Сермадан «Встреча гостей» тамашасы, «Ингур» инструменталь,  «Радуга»  җыр ансамбле  чыгышлары, «Дружба» биюе – болар барысы да ныклап әзерләнгән чыгышлар булды. Ә Борнак балалар бакчасына йөрүче 4 сабыйныӊ удмурт халкыныӊ «Тыпыртон» биюен ихластан башкаруы киләчәктә  талантларбыз мулдан булыр дигән ышаныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International