“Китап белән узган балачак”

2017 елның 31 марты, җомга

31 март көнне Балтачүзәк балалар китапханәсендә берьюлы ике масса- чара узды. Иртәңге якта Балтач бистәсендә урнашкан беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары килсә, көннең икенче яртысында Балтач урта мәктәбенең 1А,Б,В сыйныфында белем алучы балалар кунакта булдылар. Балалар китапханәгә йөрү тәртипләре, китапханәбезгә кайткан яңа китаплар белән танышканнан соң, “Китап белән узган балачак” исемле балалар иртәсендә катнаштылар. Кечкенә китап укучыларыбызны әкият геройлары Соры бүре, Куян малае Кылый һәм Карлсон төрле уеннарда сынап, зирәклекләрен тикшерделәр. Балалар кошларга багышланган табышмакларга җавап биреп урманны баскан кортлардан котылырга ярдәм итсәләр, Карлсонның тәмле конфетларыннан авыз итеп, әкият геройларын таптылар.  Балалар ахырдан Куян малае Кылый күчтәнәчкә “алып килгән” мультфильмнар карап өйләренә укырга китаплар алып киттеләр. Чараларда барлыгы 93 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International