ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

26 февраль көнне, Салавыч авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә,"Ягез әле егетләр,бирешмәгез әтиләр" дип, исемләнгән уен - бәйге үткәрелде. Уенда "Катюша" һәм "Герой оныклары" командалары катнашты. Командалар үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Разведчиклар да, саперлар да булдылар. Уен - бәйгенең беренче өлеше китапханәдә,икенче өлеше спортзалда "Күңелле стартлар" белән дәвам итте. Бәйгедә "Катюша" командасы җиңү яулады.


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

23 көнне Карадуган авылы китапханәсендә "Батырлык - ул матурлык" исеме астында ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик кичә узды. Кичәдә афган сугышында катнашкан авылдашларыбыз, солдат әниләре, яшь солдатлар катнашты. Кичә бик күңелле узды.

Удмурт милләтеннән булган райондашларыбызның үзешчән сәнгать колллективлары арасында "Шулдыр жыт" (Күңелле кич - Веселый вечер) дип исемләнгән район бәйгесе дәвам итә.

 Аның чираттагысы Чепья мәдәният йортында узды. Чепья мәдәният йорты һәм Дорга, Сырья, Мельничная авыл клубларының иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде.

Заманадан артта калмыйча, яңа эш алымнарын кулланып эшләп барганда гына китапханәләребезгә  китап укучыларны күпләп җәлеп итеп була. Бу исәптән безнең  авыл китапханәсендә чираттагы  яңалык -  "Буккроссинг" эшли башлады, ягъни китаплар саяхәткә чыкты. Барыгызны да Чепья авылт  китапханәбездә көтеп калабыз. 


26
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Ир-егет-батыр,кочле,хатын-кыз-зихенле булса,тормышлар горлэп бара дилэр. Шул унайдан, Ватанны саклаучылар коне унаеннан, Коек китапханэсендэ "Нэрсэ, Кайда, Кайчан" интеллектуаль уен чара оештырдык. Биредэ ин зихенле, хормэтле ир-егетлэребез белэн гузэл затларыбыз-хатын-кызлар коч сыншты. Чара бик жанлы барды. Муз.пауза, блиц-тур, кара тартма, приз-булэклэр олеше дэ элеге уенга узгэ бер нур остэде. Э ин мохиме, коверт эчендэге сораулар мавыктыргыч булгач, уенчылар да бик телэп фикерлэште! Уен ахырында матур сузлэр аша уенчыларыбызны булэклэп уздык. Элеге эш алымын килэсе коннэрдэ дэ кулланырбыз дип ышанып, безне янадан чакырырсыз дип авылдашлар дискэтуктэн сон ойлэренэ таралыштылар!


25
февраль, 2017 ел
шимбә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шубан авыл китапханәсендә армия альбомнарыннан төзелгән күргәзмә оештырылды. 
Күргәзмәдә, армия альбомнарыннан кала, төрле елларда, төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән солдатларның өс киемнәрен, значокларын күрергә була.

Сөю, гашыйклык һәм мәңгегә ярату... Бу олы хисләрне беркем дә туктата алмыйдыр, мондый олы хисләр булганда кешеләр дә бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ягымлы, җылы карашлы була. Шушы үзенчәлекләрне күздә тотып, Көек авылы китапханәсе дә “Гашыйклар көнен” үткәрде. Чарада яшьләр белән берлектә, тормышның тәҗрибәсен күргән олыларыбыз да үзләренең  фикерләре белән бүлеште. Алардан кыйммәтле киңәшләр ишетү, киләсе буынга бик файдалы да, күңелле дә булды!

Җәлил эзеннән... Көек яшьләре белән берлектә атладык. Көек авылы китапханәсендә бу тарафтан, шагыйрь-патриотның туган көне уңаеннан 11 февраль көнне кычкырып уку оештырдык. Язучының тормыш юлы буенча викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр һәм үзләренә ошаган шигырьләрен укып та, яттан да сөйләделәр!

2017 ел экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде.Экология дөньякүләм әһәмиятле,мөһим мәсәләләрнең берсе.Шушы максатларны истә тотып китапханәдә 6 һәм 2 сыйныф укучылары белән “Табигать балалары” дигән дәрес үткәрелде.Бу чарада 10 укучы катнашты.”Табигать язмышы –безнең язмыш”- дип исемләнгән табигатьне яктырткан китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китап аша табигатькә мәхәббәт,үсемлекләргә,төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләнә Сораштыруда күренгәнчә балаларның күбесе кеше табигатьтән башка яши алмый.

 

2017 ел экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде.Экология дөньякүләм әһәмиятле,мөһим мәсәләләрнең берсе.Шушы максатларны истә тотып китапханәдә 6 һәм 2 сыйныф укучылары белән “Табигать балалары” дигән дәрес үткәрелде.Бу чарада 10 укучы катнашты.”Табигать язмышы –безнең язмыш”- дип исемләнгән табигатьне яктырткан китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китап аша табигатькә мәхәббәт,үсемлекләргә,төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләнә Cораштыруда күренгәнчә балаларның күбесе кеше табигатьтән башка яши алмый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International