ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Смәел авылында гомер итүче Фирдәвес апа Якупова балаларымны "Сезгә сугышлар күрергә язмасын!" дип үстердем, ди. 
Смәел авылында гомер итүче Фирдәвес Якуп кызы Якуповага 4 май көнне 90 яшь тулды. 
Юбилярны олуг гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, оныклары җыелган. Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, “Смәел” хуҗалыгы экономисты Розалия Фазылҗанова да килгән иде. 
Фирдәвес апа Якупова бер гасырга тиң гомер итеп, сокланырдай тормыш юлы үткән ветеран. Арабызда аның кебек тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яши белгән, җәмгыятькә файдалы балалар тәрбияләп үстергән, үзе дә аларга үрнәк булып, онык-оныкчыкларын баккан көр күңелле өлкәннәр булуы үзе бер горурлык! 

Районыбызда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, “Хәтер марафоны” дип исемләнгән 72 чакрымга велойөгереш булачак. 

Йөгереш 8 май көнне 9.00 сәгатьтә “Батырлар аллеясы” яныннан старт алачак. 
 

Нинди генә заманда яшәсәк тә газета алыштыргысыз мәгълүмат чарасы булып кала. Буяу исе килгән газета-журналны кулга алып уку үзе генә дә ни тора?! Гасырга якын тарихы булган “Хезмәт”ебез үз укучыларына хыянәт итми гел камиллеккә омтылып яши. Елга ике мәртәбә үз укучыларын барлап, аларны төрле призлар, бүләкләр белән куандыра. 
Бүгенге көндә 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 11-21 май көннәрендә исә газетабызга ташламалы бәядән язылып булачак. Алты айга язылу бәясе – 603 сум 18 тиен. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк! 

"Хезмәт" газетасы коллективы

Бөек Җиңү көненә хәзерлек уңаеннан, хәрби хезмәттә булган барлык ир-егетләрне 6 май көнне - 13.00 сәгатьтә Балтач сөт-май комбинаты янындагы мәйданга, ә 8 май көнне район үзәгенә, кичке 18.00 сәгатькә — 9 май көнне район үзәгендә үтәчәк хәрби парадка хәзерлек репетициясенә чакырабыз! 

Хөрмәтле райондашлар! Әлеге чарада актив катнашырсыз дигән өметтә калабыз.

3 май көнендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече белән берлектә ДЦ “Волонтер” активистлары “Георгий тасмасы” дип исемләнгән акция үткәрделәр. 

Акция кысаларында кешеләр үз ихтиярлары белән Георгий тасмаларын тактылар. Алар үзләренең бу гамәлләре белән сугыш ветераннарына карата ихтирамнарын күрсәттеләр

Ел саен билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр күп, һәр бәйрәмнән аермалы һәм тарихы булганы - әлбәттә Бөек Җиңү бәйрәме! Районыбызда бүгенге көндә 19 (2016 - 23, 2015 - 31 иде) Бөек Ватан сугышы, 618 (2016 - 689; 2015тә - 815) тыл ветераны яши. 
Шушы чорда елдагы традиция буенча урыннарда үз хезмәт коллективларыннан, бюджет сферасында эшләп чыккан, яки авыл җирлекләренә күченеп кайткан 1932нче елдан һәм иртәрәк туган Сугыш һәм Тыл ветераннарын чәй табыннары артына җыйнап, аларны хөрмәтләү кичәләре уздыру һәм хезмәт коллективларының тәбрикләү юлламасы белән бәйрәм пакетлары әзерләү районыбызда матур традиция буларак дәвам итә. Бу чара гадәттә, митинг үткәргән көнне оештырыла. 
Искәрмә: күчтәнәч пакет төрле формада, күләме хезмәт ветераннарына 300 сумнан, сугыш ветераннарына 500 сумнан да ким булмаска тиеш.

29 апрель көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында «Ел иганәчесе — 2016» X республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Анда ил башлыгы Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Безнең районнан әлеге конкурсның җиңүчесе булып «МДСУ-1» оешмасы директоры Рашит Ильясов танылды. Актив иганәчелек эше алып барганы өчен Рашит Мәгъсүмович диплом белән бүләкләнде. 
Гаиләдә тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруда уңай тәҗрибә тарату максаты белән әлеге чарага үрнәк гаиләләрне чакыру да матур традициягә әйләнеп бара. Быел бу тантаналы чараның кунаклары булып Югары Кенә авылыннан күпбалалы Зөһрә һәм Раушан Закирҗановлар танылдылар. Әлеге гаилә дүрт кыз тәрбияләп үстерә, гаилә башлыгы Кенә мәктәбендә хезмәт укытучысы, ә Зөһрә ханым район үзәк хастаханәсендә фельдшер-лаборант булып эшли. 


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 май көнне Бөрбаш китапханә филиалында 5 сыйныф укучылары белән Э. Еникинең "Бала" әсәре буенча кычкырып укулар үтте.

Апрель ахырында Пыжмара авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан җибәрелгән, 9 май бүләкләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләренә  өләшенде. Бүләкләүдә  Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Заляев Рафил Хәлип улы, ветераннар советы башлыгы Абдуллин Фарук  Абдулла улы, Пыжмара төп гомуми белем  мәктәбе коллективы һәм укучылары катнашты.

Районда иң беренчеләрдән булып, "Дуслык", "Активист" хуҗалыклары чәчүгә кереште. Әлеге ике хуҗалык 30 апрельдә үк бөртекләрне җир куенына иңдерә башлады.

Ә 2 май көнне районыбыз басуларының күпчелегендә язгы чәчү эшләре тулы куәтенә башланып китте. 

Ә менә бүген - 4 май көнне "Смәел" белән "Сосна" җәмгыятьләре дә кушылды. Әлегә бары тик техникалар тырмалау эшләрендә булу һәм туфракның тулысынча өлгереп җитмәвен сәбәп итеп, "Арбор" һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда гына тоткарлык күзәтелә. 

Район буенча алып карасак, бүгенге көндә 3170 гектар мәйданда чүчү эшләре башкарылган. Төрле культуралар игәләр, мәсәлән, "Таатрстан" хуҗалыгы беренчеләрдән булып, 3 май көнне кукуруз чәчүгә алынды. 

Әлеге эшләр белән беррәттән туңга сөрелгән басуларны, уҗым һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эшләре дә башкарыла. Игенче-механизаторларыбызга хәерле эш көннәре телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International