Казан шәһәрендә “Киләчәк йолдызлары” дигән ачык конкурс үтте. Әлеге чарада Балтач сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадырова “Өстәмә белем бирү учреждениясе” номинациясендә – икенче, укытучы Юлия Корбанова «Балачакка тугрылык» номинациясендә өченче урын яулады. Ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Элек-электән район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Кеше үз гомерендә әлеге бүлек хезмәткәрләренә тормышында үзгәрешләр булган саен мөрәҗәгать итә. Гаилә кору, балалар туу, паспорт алу, үлем яки аерылышу кебек күңелсез вакыйгаларда да ГХАТ бүлегенә барырга туры килә. Алар - мәгълүмат үзәге.
23 февраль көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан китапханәче белән берлектә ир-егетләр арасында “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Уен 3 турдан торды. 1 турда кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр, 2 турда хәрби хезмәттә булып кайткан яшь егетләр, ә 3турда хәрби хезмәткә барачак егетләр катнашты. Уен концерт номерлары белән үрелеп барды. Супер уенга Чехословакиядә хезмәт иткән Аухадиев Наил чыкты.
Татарстан республикасында 9-11 март көннәрендә авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре киләчәк.
Башкарма комитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә.
Район җирлегендә яшәүче аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 яшьтән 17 яшькә кадәр район социаль яклау бүлеге аша акчалата ярдәм алучы балаларга, яшүсмерләргә язгы каникул чорында сәламәтлекләрен ныгыту, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек бар.
Балалар өчен шифаханәләргә бушлай юлламалар кайтты.
Юллама Апас районында урнашкан "Свияга" сәламәтләндерү учреждениесенә бирелә. Дәвалану курсы 20 марттан башлана, 21 көн дәвам итә.
Балтач гимназиясе укучылары һөнәрләр серенә төшенү эшен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә гимназиясенең "Форпост" отряды активистлары белән 7нче сыйныф укучылары район эчке эшләр бүлегендә булып, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән таныштылар, биредәге музейда булдылар. Укучылар бу һөнәрне үзәштерү өчен кайда белем алырга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклегенә төшенделәр...
"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, 21 февраль көнне районның 14 яше тулган бертөркем егет-кызларына паспорт тапшыру тантанасы булды.
Әлеге бәйрәмнең патриотик зур көчкә ия булуын төшендереп, 8 яшүсмерне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга, шатлыкларны бүлешергә район җитәкчелегннән кунаклар да килгән иде. Кешене шәхес буларак раслаучы, аны Россия гражданины дип танучы бу документны яшүсмерләр район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин кулыннан алдылар. Ул укучыларга үзенең ихлас теләкләрен ирештерде: "Гражданин булу - ул Ватанны ярату, аңа тугрылыклы булу. Ул үзеңнең тормышыңны туган Илеңнең киләчәге өчен багышлау. Ил, Дәүләт һәм халык язмышы өчен борчылу да дигән сүз. Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә авыр вакытларда да үз илең белән бергә булырга кирәк.
1 март халыкара песиләр көне уңаеннан урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары белән "Ах уж эти кошки!" викторинасы үткәрелде. Башта укучылар өйләрендәге песиләре, аларның исемнәре, токымнары, гадәтләре турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр. Китапханәче исә песиләр турындагы китаплар белән таныштырды. Викторинадан соң үткәрелгән әңгәмәдә укучыларның песиләр хакында күп мәгълүматны истә калдырганнары ачыкланды.
1 март көнне Борнак авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның 110 еллыгына багышланган “Әкияти чынбарлык дөньясы” исемле китап күргәзмәсе ясалды.Республика күләмендә акция була дип язылып куелды һәм 3- 4 сыйныф укучылары белән “Малыш и Карлсон”исемле китабын кычкырып укылды һәм презентация күрсәтелде.Бу язучының әсәрләре маҗаралар аша дуслык һәм мәхәббәт хакында,усаллык белән көрәшергә өйрәтә.Барлыгы 11 укучы катнашты.
1 март көнне Куныр филиал № 12 китапханәсендә швед язучысы А. Линдгренның тууына 110 ел булу уңаеннан балалар өчен кычкырып уку көне акциясе үткәрелде. Акциянең максаты үсеп килүче яшь буынга А. Линдгренны таныту, аның әсәрләренә мәхәббәт уяту. Бу көннедә акциядә катнашучы балалар китапханәдә әзерләнгән күргәзмә аша А. Линдгренның тормыш юлы, әсәрләре белән танышты. "Малыш и Карлсон" әсәреннән өзек укыдылар, мульфильмын карадылар. Көн азагында үзләренә күп мәгълүмат туплап, А. Линдгренның китапларын яздырып алып өйләренә таралдылар.