Районыбызда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, “Хәтер марафоны” дип исемләнгән 72 чакрымга велойөгереш булачак.
Йөгереш 8 май көнне 9.00 сәгатьтә “Батырлар аллеясы” яныннан старт алачак.
Автойөгереш түбәндәге маршрут буенча үтә:
1. Балтач (“Батырлар аллеясы”) – Түбән Сосна
2. Түбән Сосна – Урта Көшкәт.
3. Урта Көшкәт – Чепья (Поркутеш авылы аша)
4. Чепья – Смәел (Иске Чепья һәм Сизнер авыллары аша)
5. Смәел – Шеңшеңәр
6. Шеңшеңәр – Яңгул (Ор авылы аша)
7. Яңгул – Иске Салавыч
8. Иске Салавыч – Норма.
9 май көнне исә Нормадан Балтачка “Батырлар аллеясы”на кайтачаклар. Автойөгерештә теләгән һәркем катнаша ала.