Балтач яшьләре кыр казларын атучы аучыларга каршы чыга

2017 елның 5 мае, җомга

Балтач халкы “Кыр казларына тимәгез, зинһар!” дигән чакыру белән, аучыларга каршы чыкты. Яз җитеп, кыр казлары кайту белән, ау сезоны да башланып китә.


Балтаси.ру порталына Илфира Фатыйхова исемле кыз:

Зинһар өчен,атмагыз инде шул кыр казларын


Күпме юл үтеп, туган якларына кайталар! Мескеннәр,кая барырга белми тилмерәләр! Шуларны атып, ни рәхәтен табасыз? – дип язып калдырган. Бу пост халыкта бик зур резонанс куптарды:


Рамил Зәкиев

Үзләренең ... ләренә  тоз  тутырып  атасы  бар!!!! “Нет,  я  постою”  дип, утыра  алмыйча йөрсеннәр  шунда!!!

Илгиз Әхмәтҗанов

Ач  бит  алар, шуңа  аталар,  куллары черер әле.

Гыйльмулла Зәкиев

Атмыйча  тора  алмасалар, Донбасска  доброволец  булып китсеннәр әнә...

Рөстәм Хәкимуллин

Как будто ачлыктан интегәләрмени, ит юкмыни ашарга. Шул кыргый кошларның уч кадәр итенә үрелмәсәләр.

Гөлназ Габделхәева

Мужики должны зарабатывать . Элекеге әйбер юк заман түгел бит.

Айдар Сәлахетдинов

Егетләр чирәм  ашап үсми. Ит  кирәк. Ит  һавада очып йөри.

Гөлназ Габделхәева

Асрап ашарга кирәк. Үзләре үстермәсәләр, сатып алып ашарга  можно.


Гөлнара Билалова

Ничек тамакларыннан үтә кабәхәтләрнең, каян хәтле очып киләләр бит алар, баганага терәп
Үзләрен атасы бар!!

Артём Никулин

Ммми...Сезгә яшәсеннәр дигән сүзләр кирәк?! Ярар атмасалар, птичья чумка башланса?! Атыгыз, атыгыздипәйтәсезме?

Илсөя Галимуллина

Это хобби ,некоторые без этого жить не могут, им не объяснить, просто не поймут, у них как без еды и без воды легче, такие люди в психологах нуждаются  и вообще запретить надо стрелять когда именно летят в родные края!


Ирек Абдуллин

Атсыннар, күп бит алар!)

Ләлә Файзрахманова ответила Иреку

Ирек, бестолковый: хатынын, балаларын каһәрли, алимент түләми торган мужиклар да бик күп. Аларның да бөтенесен атыйк, әйдә.


Әлфинур Якупова

Кыр казларының килгәненә әле ун көн дә юк ,инде шарт та шорт ата башладылар . Менә буген дә авылым кырларында кичкә таба аткан тавышлар ишетелә башлады. Ул казларның елаганнарын ишетсәгез , йөрәкләр телгәләнә! Төн уртасы җитеп килә , ә алар һаман да елыйлар. Кем чыгарды икән бер гонаһсыз кошларны атарга дигән законны? Законы булса да, атмаска буладыр бит аны? Мәҗбүри түгелдер бит ул? Ничеккулларыгыз бара , ашыйсызмы сез аны, тамагыгыздан үтәме? Ул кошларның рәнҗешләре төшәр дип курыкмыйсызмы? Атыгыз әнә урамда йөргән бәйсез этләрне, мәктәпкә барырга  да  куркабыз  бит инде. Авыл тулды кыргый этләр белән .....

Илзира Хисамова


Бер йодрык ите бардыр инде ул каз-үрдәкнең, ходаем . Үстереп ашасыннар, күбрәк ашарлар.
 
Балтач халкы әйтәсе сүзен курыкмыйча әйтә. Халык ике якка бүленгән, кемдер кошлар яклы, ә кемдер аларны атудан ләззәт ала.  Ике як та дөрес әйтә, әмма ләкин кошлар турында уйлаган кеше бармы?

 


Булат АБДРАХМАНОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International