2017 ел экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде.Экология дөньякүләм әһәмиятле,мөһим мәсәләләрнең берсе.Шушы максатларны истә тотып китапханәдә 6 һәм 2 сыйныф укучылары белән “Табигать балалары” дигән дәрес үткәрелде.Бу чарада 10 укучы катнашты.”Табигать язмышы –безнең язмыш”- дип исемләнгән табигатьне яктырткан китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китап аша табигатькә мәхәббәт,үсемлекләргә,төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләнә Cораштыруда күренгәнчә балаларның күбесе кеше табигатьтән башка яши алмый.
18.02.2017 конне Карадуган авылында Муса Жэлил призына хоккей ярышы булды. 1 урынны Тунтэр мэктэбе укучылары командасы, 2 урынны Карадуган гимназиясе командасы, 3 урынны Норма мэктэбе командасы алды
Балтач гимназиясенең 9 нчы А сыйныфы укучысы Җәләлов Илдар экология фәне буенча Бөтенрәсәй предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Илдарны һәм аның җитәкчеләре Хафизова Эльвира Мударисовна һәм Җәләлова Алсу Икрамовнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез
Балтач гимназиясенең 8 нче Б сыйныфы укучысы Насырова Мәдинә рус телле укучылар арасында татар теле фәне буенча Бөтенрәсәй предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Мәдинәне һәм аның җитәкчесе Әхмәтова Рәйсә Шамиловнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез
18 февральдә Ципья җирлеге Арбор авылында волейбол ярышы булып узды. Бу ярыш хәрби бүрычларын үтәгәндә һаләк булган авылдашлар истәлегенә багышланып ел саен уткәрелә. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты.
Күренекле галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XII республика фәнни – эзләнү конференциясендә Балтач районы МБГБУ “Субаш төп гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Гөлназ Фазиловна һәм инглиз теле укытучысы Нурмөхәммәтова Фирдия Нурулловна “Дәресләрдә татар киносы” секциясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр.
16 февраль ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Яшь Кулибинчы» укучылар фәнни-практик конференциясе үтте. Конференция кунаклары Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы, игенчелек өлкәсендә уйлап табучы Гыймадиев Насих Гозәер улы булдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда, районның яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә булдылар. Конференция кысаларында мәктәпнең «Интеллект» укучылар фәнни оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.
Хәрби патриотик айлык кысаларында Балтач гимназиясендә 16 нчы февраль көнне ватанпәрвәр җырлар бәйгесе булып узды. Укучылар сугышта һәлак булган бабаларының, туганнарының фотоларын алып килгән иде. Бәйге 1 минутлык тынлык белән башланып китте. Һәр баланың йөзендә горурлык хисе балкый иде. Жюри әгъзалары укучыларның җырларны башкару осталыгын да, сәхнәдә үзләрен тотуларына да, артистлык сәләтләренә дә зур игътибар иттеләр. Осталар арасында иң лаеклылары сайлап алынды. 4 нче А һәм 5 нче А сыйныфы укучылары I нче урынга, 2 нче А сыйныфы укучылары II нче урынга, 4 нче Б сыйныфы укучылары III нче урынга лаек булдылар. Без алар белән горурланабыз, уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
Февраль Башында район үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, нәфис сүз осталары бәйгесенең 2 нче туры узды. 14 яшьтән 24 яшькә кадәргеләр арасында Балтач гимназиясенең 11 нче А сыйныфы укучысы Хәйруллина Гүзәл I нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
16 февраль көнне Балтач гимназиясенең бер төркем укучылары район мәктәпләрендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм әти-әниләрен кунак иттеләр. Беренче мастер-класста гимназия укучылары кунак кызларга тасма белән чигү серләрен ачтылар, үз эшләре белән таныштырдылар. Икенче мастер-класс торт пешерүгә багышланган иде. Соңыннан кунакларны әлеге рецепт белән пешерелгән бик тәмле торт һәм пирожныйлар белән чәй эчерттеләр. Һәр килгән балага истәлеккә бүләкләр, үзе чиккән кул эше, һәр адымы рәсемгә тәшерелгән торт пешерү технологик картасы бирелде.
Чараны оештыручы технология укытучысы Фәния Ракиповна мондый мастер-классларны киләчәктә дә үткәрүне максат итеп куюын һәм катнашучылар саны күбрәк булсын дигән теләк белдерде.