"Сабантуй" ял һәм спорт паркында өмә гөрләде

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Иртәнге сәгать сигездән төшке ял вакытына кадәр арада "Сабантуй" паркына яңа сулыш өрелде, биредә актив рәвештә өмә оештырылды. 
Районыбыз үзәгендәге барлык хезмәт коллективлары да күмәкләшеп, үзләренә бүлеп бирелгән мәйданны ялт иттерделәр. 

Район Советы, район башкарма комитеты өмәдә катнашкан барлык хезмәт коллективларына һәм дә чүпләрне түгүдә транспорт хезмәте күрсәткән шоферларга зур рәхмәтен белдерә. Бергәләшеп җыештырган паркта киләчәктә райондашларыбыз белән бергә булып, бердәм булып, спорт һәм бәйрәм чараларында да актив катнашырга насыйп булсын. 

Хөрмәтле райондашлар, һәркайсыгызга күңелле, имин яллар теләп калабыз. 1 Май бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез!!!

https://vk.com/album-122979932_243527726

#Балтач #Балтаси #Субботник #весенняянеделядобра #годэкологии #өмә#безбулдырабыз #командататарстана #командапрезидента #яз

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International