Районда тулаем алганда, үзара салым түләү буенча эш канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Район буенча караганда, 75,6% кына үтәлгән. Агымдагы елның 1 апреленә кадәр тиешле сумма җыелып беткән булырга тиеш дигән бурыч куелса да, халык арасында үзара салым җыюга кирәксенмәүчеләр дә бар. Үз авылыңның төзеклеге, аның киләчәге өчен битараф булу - кабул итеп булмастай күренеш.
15 март көнне бистәнең "Факел" яшүсмерләр клубында күрү сәләтенә зыян килгән бертөркем райондашлырыбыз җыелды.
Алар районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, юрист Ранил Гыйльванов җитәкчелегендә "түгәрәк өстәл"гә җыйналдылар. Районыбыз җирлегендә күрү сәләтенә зыян килгән 100дән артык мөмкинлеге чикле кеше яшәве билгеле. Аларның бер өлеше бүгенге чарада катнашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, фикер-тәкъдимнәрен белдерде. "Брейн-ринг" уены уйнап күңел ачты.
2017-18нче елларда социаль ипотека программасы нигезендә район узәгендә йортлар төзу планлаштырыла.
Программанын тәлапләре: Тору урыны бер кешегә 18 кв.м. дан ким булу, хезмәт яшендәге гаилә әгъзаларынын эш урыннары булу, гариза белән мөрәжәгать итүче гаилә әгъзасынын бюджет өлкәсендә эшлэве.
15 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә балаларны кече яшьтән патриотик рухта тәрбияләү, герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштырумаксатыннан “Онытмыйбыз Муса абыйны” дип аталган балалар иртәсе узды. Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр (җитәкчеләре Ахмадуллина Ф.Ф.) шагыйрьнең героик тормыш юлы, иҗаты белән танышканнан соң шигырьләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар.Китапханәбезгә килгән балалар яңа китапларга, журналларга сәяхәт кылып, белемнәрен баетып киттеләр.
5 нче март көнне ак Кыш бабай белән чибәр Яз кызы тарткалашкан мәлдә Смәел авылында кыш озату бәйрәме булды. Бәйрәм чарасы спорт ярышлары, уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды. Кунакларны балалар бакчасы коллективы кайнар чәй һәм пешкән ризыклар белән, ә Зарипов Рөстәм, Алия шашлык белән сыйладылар. Балалар да, яшьләр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Рәхмәт, бәйрәмне оештыручыларга һәм иганәчеләргә.
Бәйрәмнән фотомизгелләр.
13 март көнне Борнак авыл китапханәсендә калмык язучысы Давид Кугультиновның 95 еллыгына багышланган “ Мин дә бөтендөнья,мин дә бу дөньяда-үз йортымда кебек” Бөтендөнья акция кысаларында Давид Кугультиновның “Плечо друга” һәм “Песнь чудесной птицы” әсәрләрен 3-4 сыйныф укучыларына кычкырып уку үткәрелде. Барлыгы 12 укучы катнашты.
13 март көнне Балтач кино оешмасы районыбыз тамашачысына татар әдәбияты классигы, күренекле әдип Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелгән кино тәкъдим итте. Фильм күрсәтеләчәге районның барлык массакүләм мәгълүмат чараларының электрон вариантларында алдан-ала игълан ителгән булса да, залда тамашачы бик аз иде. Юкса, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре урта һәм йлкән буын кешеләренең заманында яратып укыган китабы иде. Әлеге фильм телеэкранда ТНВ каналы аша сериал буларак та күрсәтелде. Ә тулы метржлы фильмны зур экран аша карау, тамашачыда бөтенләй башка тәэсирләр калдырды. Фильмны телевизор экраннары аша караган кешеләр сериал буларак элеге фильмны кабул итәргә авыррак, вакыйгалар барышы аңлашылып җитми. Икенче көнгә үткән сериядагы эпизодлар онытылган була. Шуның аркасында Галия образы ачылып бетми кала, диләр. Ә зур экран аша караган тамашачы моның бөтенләй киресен раслый. Димәк, тамашачыны зур экраннан карарга өйрәтергә кирәк.
“Кама” хуҗалыгында машина-трактор паркының матди-техник базасын яңарту максатчан эшләнеп килә һәм бу юнәлештә ел саен 10-13 миллион сум акча тотыла.
Быел “МТЗ-1221” һәм “МТЗ-82” тракторлары алу тора планнарында. Ә менә “К-701” тракторына тырма инде алынган. Ул бары тик яз җитеп, басу-кырларда хезмәт көннәре башлануны гына көтә. Механизаторлар да шул чорны якынайтып, әлегә әз-мәз эшләр белән генә шөгыльләнә. Ә аннан соң исә булачак уңышны мул итү максатыннан күләмле эшләр эшләнеп, янәдән тракторлар паркка караңгы көздә генә кайтып керәчәк.
Биредә төзелеш эшләре тукталып тормый дигән фикер туа миндә. Җәй көне килсәң дә тук-тук килгән тавыш каршы ала, кыш көне дә шул ук күренеш.
Заманчалаштырылып ремонтланган контор бинасыннан соң, ашханәдә дә төзекләндерү эшләре башланып киткән. Әлегә анда эчке эшләр башкарыла. Чәчүгә кадәр дип тырышалар. Шулай ук гаражларга ремонт ясалып, остаханәләр булдырылачак. Гомумән, хуҗалыкның бөтен тармагын кертеп, быел 30 миллионлык төзекләндерү эшләре башкарасылар.
Смәел авыл китапханәсе Калмыкия халык язучысы
Давид Никитич Кугультиновның тууына 95 ел тулу уңаеннан (1922–2006 гг.)уздырылган «Весь мир во мне. И в мире я – как дома» Бөтенрәсәй акциясендә катнашу өчен "Поверить в сказку, сказку сотворив!" дип исемләнгән чара уздырды.