Бөрбаш китапханә филиалында ясле-бакча балалары "Һәр көн - үзе бер тарих" исемле күргәзмә белән таныштылар.
1 июнь-балаларны халыкара яклау көне алдыннан авылыбызда чын бәйрәм булды.Балалар белән очрашуга Казан каласыннан кадәр чакыруымны кабул итеп,балаларның яраткан шагыйрәсе Йолдыз апа Шәрапова кайтты. Шагыйрә апрель аенда үзенең күркәм юбилеен-55 яшьлеген билгеләп үткән иде.Очрашуны әлеге күркәм дата белән котлап башлап җибәрдем.
Балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр,сораулар бирделәр.Шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.Очрашуда укытучылар да,әти-әниләр,өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар.Һәркемнең дә Йолдыз апа белән якыннан танышасы килде. Йолдыз апа үзенең яңа китаплары белән таныштырды.Үзе дә шигырьләрен сөйләде. Ахырдан әти-әниләр балалары өчен автограф язылган китапларын сатып алдылар.Әлеге очрашудан күңелләрдә әйтеп бетермәслек рәхәтлек калды.Балаларны шатландырып,гади авыл китапханәчесенең чакыруын кабул итеп кайткан Йолдыз апа Шәраповага ихлас рәхмәтләрем яусын!!!!
Күптән түгел мәгариф ситемасында озак еллар укытучы булып эшләгән, лаеклы ялда булган ветераннарыбызның – Назметдинова Елена Тихоновнаның (Балтач мәктәбе), Гайфетдинова Сәрия Мансур кызының (Балтач мәктәбе), Фатыйхова Сания Фатыйх кызының (Балтач мәктәбе), Юсыпов Рәҗәп Гәбделхәй улының (Карадуган мәктәбе) юбилейлары булып узды.
Мәгариф идарәсе коллективы хөрмәтле укытучыларыбызны юбилее белән котлап мәгариф өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә тазалык-саулык, тынычлык теләде.
1 июнь көнне Яңгул китапханәчесе ,Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул гомуми урта белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ,”Кояш-кай” лагерен ачу тантанасында катнашып ,аларны җәйге яллары белән тәбрик иттем,алдагы көннәрдә бергә –бергә матур кичәләр оештырырга ышандырдым.
1июнь –балалрныяклау көне уңаеннан Яңгул китапханәчесе ,Яәгул “Гөлчәчәк”балалар бакчасында яңа китапларга обзор уткәрде.Алар га төрле темага шигырьләр,кыскаа хикәяләр,әкиятләр укыдым.
Нуриев Ришат – «Көндәлек чыгымнарны киметү өчен (ягулык, запас частьлар, хезмәт хакы) көчле егәрлекле техника һәм югары җитештерә торган агрегатлар сатып алырга кирәк. «Джон Дир» – акча эшли торган техника».
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Ришат Нуриев үзенең сүзен – «Көчле егәрлекле техникадан һәм югары җитештерә торган агрегатлардан башка, хәзерге вакытта бизнесны алып барып булмый», дип башлады. Чөнки хуҗалыкларны өстәмә энергия белән тәэмин итү билгеләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре үзләре дә бу аксиоманы яхшы анлыйлар, яңа техникага булган бәя генә чапан итәгеннән тарта шул.
29май көнне Балтач бистәсенең “Сөенеч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Сагдуллина Г.К, Закирҗанова Л.Р.) Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәгә йөрү тәртипләре, балалар журналлары,китапханәбезгә кайткан яңа балалар китаплары белән таныштылар. Россиядә Пушкин көне уңаеннан бөек рус шагыйре, язучысы А.С. Пушкинның балалар иҗатына багышланган“В гости к Пушкину” исемле әдипнең әсәрләре буенча ясалган китап күргәзмәсенә куелган китапларгаәдәби сәяхәт кылып, әкиятләре буенча төзелгән сәяхәт- викторинада көч сынаштылар.
Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән китапханәчеләр көне уңаеннан "Китап укый алганнарның күңелендә булмый каралык" дип исемләнгән китап сөючеләр көне үткәрде. Укучылар беренче кулъязма китаплары , республикабызның милли китапханәсе һәм Чепья авыл китапханәсенең тарихы, эшчәнлеге белән таныштылар. Авыл китапханәсе фондының кызыклы китапларына күзәтү үткәрелде.
26 май көнне Борнак авыл китапханәсендә “Табигать-иң яхшы даруханә” исемле әңгәмә зурлар өчен үткәрелде.Табигатьнең гүзәллеге,матурлыгы,аның байлыклары турында сөйләнелде.Дару үләннәренең кеше өчен файдасы зур икәнлеге буенча фикер алышынды.