ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

Билгеле булганча, хокукларны теркәү дәүләт акты нигезендә теркәлә. Әгәр ул югалган булса? Росреестр күчермәсен бирми, ләкин авыл советларыннан карарларын алып була.

Кабул итү вакыты:

Душәмбе- җомга 8.00 - 17.00 сәг. кадәр.

Төшке ял вакыты 12.00 - 12.45 сәг. кадәр.

Илебез тарихында Бөек Ватан сугышында яулаган  Бөек Җиңү - зур әһәмиятле урын били.

Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау - илебездә яшәүче һәркемнең олы бурычы. Шул максаттан, Отечество.ру  бүлегенең  «Белем бирү, мәдәни – агарту порталы"нда "Җиңү гаиләсе"  дип исемләнгән яңа проект барлыкка килде. 

Бу проектта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен  сезгә   http://www.ote4estvo.ru/index.php?do=new_register  сайтына теркәлергәһәм  рус телендә тарихи истәлекләрне  язып җибәрергә кирәк булачак. Сезнең язмалар  ( http://www.ote4estvo.ru/semya-pobedy/ ). басылачак.

Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш! Темабызның актуальлеге әнә шуннан гыйбарәт.

Эзләнү эшенең максаты:

  • Эзләнү-тикшерү эшчәнлеген аңлау;
  • Буыннар арасындагы бәйләнешне өйрәнү;
  • Бөек Җиңүгә гаиләмнең керткән өлешен ачыклау.

Бурычлар:

  • Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тирәнәйтү;
  • Сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан сораштыру, мәгълумат туплау;
  • Сугыш чорындагы гаилә тарихын язу;
  • Дусларыма сугышта катнашкан ерак бабаларым турында сөйләү.

12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә  каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән 2018 елның 9 июлендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә  “Күпфатирлы йортларда агымдагы төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен башкаруда коррупция куркынычы турында” дигән темага ВГТРК телеканалына тапшыру әзерләү өчен  киңәшмә  үтте.

Шушы көннәрдә "Факел" яшүсмерләр клубы  хезмәткәрләре СМУ спорт мәйданчыгында балалар өчен коррупциягә каршы баскетбол уены   оештырды. Чарадан соң Балтач район башлыгының  ярдәмчесе, районның коррупциягә каршы көрәш комиссисе сәркатибе Энҗе Фарит кызы   Гарипова  балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрде. Спорт уеннарында да гадел уйнарга кирәклеген аңлатты.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

   10 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде. 

"Хыял" яшьләр үзәге  Балтач урта мәктәбе каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар белән  "Күңелле стартлар" дип аталган ярышлар үткәргән. Балаларның җәйге ялы күҗелле дә, файдалы да үтсен өчен үзәк хезмәткәрләре аларның күңелләрен күреп, берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар оештырган. балалар командаларга бүленеп ярышканнар. 

Ярышларның нәтиҗәләре буенча: 

- 1 урында «Солнышко» командасы;

- 2 урында –  «Ак Барс» командасы;

- 3 урында –  «Кнопочки» командасы. 

6 июль көнне районның "Хыял" яшьләр үзәге "Романтик" балалар лагерында «Бампербол» дип аталган күңелле уен оештырган. Әлеге уенда балалар бик теләп катнашканнар. Бу уенда ике кешедән торган ике команда үзара көч сынашкан. Соңгы нәтиҗәләр буенча: 

- 1 урында –«105 км»  командасы;

- 2 урында – «Реал Мадрид»  командасы;

- 3  урында –  «Рубин»  командасы калды. 

Арчада  30 июнь көнне Татарстан фермерларының беренче җәйге спартакиадасы үткәрелде. Анда Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Алар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар.

Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урында - Арча, икенчедә - Кукмара, өченчедә - Теләче районнары командалары. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International