26 ноябрьдә җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы гражданнарны кабул итте.
Римма Атлас кызына бирелгән сораулар Мәгариф, мәдәният, төзелеш һәм пенсия түләүләренә кагылышлы иде. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар тулы җаваплар һәм консультацияләр алдылар.