ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

   Бөрбаш авылында яшәүче Надия Хәйретдин кызы Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды.

11 июльдә Республика территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с кадәр җил көтелә

11 һәм 19 июльдә  06 сәг. 00 мин.  24 сәг. 00 мин. кадәр Балтач районында газ, ремонт эшләре булу сәбәпле, бирүне туктатып тору планлаштырылган

8 июль көнне Балтач бистәсенең  "Сабантуй" ял һәм спорт паркында районның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов җитәкчелегендә  яшь гаиләләр арасында пневматик кораллардан ату ярышы оештырылды. Әлеге чара 8 июль - "Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне" уңаеннан үткәрелде. "Форпост" үзәгенә йөрүче яшүсмерләрнең  әти-әниләре дә катнашты.  Әлеге ярыш гаилә әгъзаларын тагын да берләштерде һәм якынайтты. Барлыгы 21 кеше катнашты. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. 


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова, Гузель Зиганшина һәм Лилия Зарипова полициянең муниципаль хезмәткәре Ләйлә Низамиева белән “Мин hәм закон” дип аталган чара үткәрделәр.

2018нче елның “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Карадуганнан Хөсәеновлар гаиләсе лаек булды

Бүген Карадуган авылында яшәүче Хөсәенов Тәбрис һәм Мәдинә гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медаль белән бүләкләнде.

Әлеге медаль 25 елдан артык бергә булган, тугрылык, мәхәббәт белән дан казанган, балаларын илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

Тәбрис Салих улы һәм Мәдинә Мингариф кызы төзегән гаиләгә 38 ел. Алар бүгенге көндә 8 онык үстерәләр. Тәбрис абый – Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 ел буе биология фәнен укыта. Мәдинә апа күп еллар Карадуган авыл җирлегендә баш хисапчы булып эшли. Алар күпсанлы диплом, грамота, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары иясе, 4 баланың әти-әнисе.

 

2018 нче елның 9 нчы июлендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Наталья Закирова һәм Лилия Зарипова “Романтик” балалар лагерендә “Минем гаиләм” дип аталган чара үткәрделәр.

6 июльдә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан  бистәнең СМУ як микрорайонында яшәүче гаиләләр өчен "Факел" яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре бәйрәм чарасы оештырды. Биредә Матвеевлар, Гайнетдиновлар, Закировлар, Газизуллиннар гаиләләре арасында төрле ярышлар, бәйгеләр барды.  Командалар "Лабиринт", "Гаилә кухнясы", "Попадайкино", "Мәхәббәт" кебек күңелле  тукталышлар аша үтеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.   Гаиләләргә бүләкләр өләшенде. 

10 июльдә Республика территорясендә яшенле  яңгыр, 17-22 м/с җил көтелә


7
июль, 2018 ел
шимбә

6 июль көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International