30 август көнне Кече Лызи авыл китапханәсендә «Татарстан - минем Республикам” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Кече Лызи җирлегендә үзара салым хисабына төзекләндерү эшләре дәвам итә. Югары Ушма авылында балалар мәйданчыгы ясалды. Төзекләндерү эшләрендә авыл халкы да катнаша. Балалар әти-әниләре белән бергә мәйданчыкка киләләр. Әлегә киртәләр куеласы бар. Авыл халкы ярдәм итүе сорала.
2018 нче елның 3 нче сентябрендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалид һәм ятим балаларга ярдәм итүче “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сайфетдинова Нурания Фердобаевна белән берлектә аз керемле гаиләләргә яңа уку елы өчен мәктәп кирәк-яраклары таратылды.
30 август көнне "Сабантуй" ял паркырнда Республика көненә багшлынган спартакиадада Кече Лызи җирлегеннән Медведев Артем гаиләсе актив катнашты. Егетләр командасы футболда 3 урынны яулады, кызлар эстафетада катнаштылар.
Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатында «Пятерочка» кибетләр челтәре 23 августтан 31 августка кадәр азык-төлек җыю чарасын оештырды.
Пыжмара авылыннан Рашит Шакир улы Шакиров 1 нче сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ел саен 3 сентябрь Рәсәйдә Терроризмга каршы көн булып билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2005 елның федераль законы белән билгеләнгән һәм Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе - 350 дән артык кеше тәшкил иткән якынча 1% шәһәр халкы үлеме.
27 август көнне Бөрбаш авыл китапханәсендә “Нинди матур минем туган җирем!” дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды.
«Иң яхшы чәчәклек - 2018» бәйгесендә Зур Лызи авылыннан Петрова Анна Аркадьевна 1-нче урынны яулады.
28 август көнне Арбор авыл китапханәсендә «Татарстан - минем Республикам” дип исемләнгән әңгәмә булып узды.