Бүген, 22 февраль көнне, район Хакимиятенең хатын-кыз хезмәткәрләре хезмәттәш ир-атларга сюрпризлар һәм бүләкләр әзерләде.Иртәдән үк бәйрәмнең төп геройларын җылы һәм күңелле атмосфера каршы алды.
"Туган телдә укыйбыз"-флешмоб
2019 елның 21 февралендә «Чана Тау " тавында район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында «Чанараrtу» креатив чаналар бәйгесе узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районда чана спортын популярлаштыру һәм коллективны берләштерү максатыннан үткәрелде.
Смәел авыл китапханәсендә 21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем саекмас чишмә” дип исемләнгән чара уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырылган чараның максаты - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
"Матур сүзләр сөйлә, телем"-Халыкара туган тел көненә багышланган тематик кичә
Батыр исемен йөртер ир-егет-ветеран әфганчылар белән очрашу кичәсе
2019 елның 21 нче февралендә Югары Субаш мәдәният йортында Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгы базасында Балтач муниципаль районы авыл хужалыгы житэкчесе Набиуллин Ф.Р., АО ГПП «Элита» баш зоотехнигы Кабиров Ф.В., Балтач муниципаль районы селекцион хезмәт житәкчесе Каримов Н.Н., авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Низамиев Р.Р. катнашында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның квалификациясен күтәрү буенча семинар-укулар узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 22 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, юлларда кар көртләре көтелә.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә, Мәдәният йорты белән берлектә,укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләү максатыннан, “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
20 февральдә Алан китапханәсе 21 февраль- Туган тел көне уңаеннан , “Газиз туган телем “ дигән интеллектуаль викторина уздырды. Чарада Алан башлангыч мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары катнашты.