Начар метеорологик күренешләр: 23 ноябрьдә вакытлыча кар, урыны белән көчле һәм буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая, төньяк-көнбатыштан көчле җил урыны белән 17-22 метрга кадәр.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
22 ноябрьдә вакытлыча кар һәм буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая, көнбатыштан көчле җил 22 ноябрьдә урыны белән 18 метрга кадәр.
Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Тормышта сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгелләнергә кирәк.
Бүген, агымдагы елның 20 нче ноябрь көнендә ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр арасында “Спорт бәйрәме ” исеме астында саф һавада эстафета уздырылды.
20 ноябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «авыр кешене ташу һәм күчерү» темасына өченче дәрес булып узды.
2018 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыннар көтелә:
- юлларда бозлавык;
- иртән һәм көндез буран, төньяк-көнбатыш җил көчәйгәндә 16 м/с кадәр.
Дәртле җырлар Кече Лызи мәдәният йорты сайлаучыларын каршы алды. Безнең җирлек сайлаучылары җырларны бик теләп тыңладылар һәм референдумда актив катнаштылар.
2018 елның 7 ноябрендәге 407-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы "Зәй Су каналы" ҖЧҖ эшчәнлегенә юынты суларны агызганда су объектларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, торак-коммуналь сфера оешмасы тарафыннан, пычраткыч матдәләр концентрациясе нормативларыннан артып, агынты сулар елгасына агызыла, шулай ук рөхсәт документлары юк.
2018-нче елның 27 ноябрендә сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының 2019-нче елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына бюджет проекты буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.