2019 елның 27 декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубында балалар өчен яңа ел карнавалы үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр өчен театральләштерелгән уен тамашасы күңелле конкурслар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр, җырлар, матур итеп бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән баетылган иде. «Факел» клубы хезмәткәрләре балалар белән бергә әкият геройларына әверелделәр, балаларда бәйрәм кәефе тудырдылар.
Бүген, 28 декабрьдә, Балтач штп. һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Нугаев танышты.
2019 елның 26 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Интернет - этикет» акциясе үткәрде. Әлеге акция кысаларында Балтач бистәсенең үзәк урамында буклетлар таратылды.
2019 елның 26 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Норма авылы мәдәният йортында 8-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел кичәсе үткәрде.
2019 елның 27 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында физик мөмкинлекләре чикләнгән баланы Яңа ел белән котлады, буләкләр тапшырды.
«Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе социаль яклау бүлеге белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Бердәм Россияле Кыш бабай» акциясе уздырды. Кыш бабай һәм Кар кызы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына барып, аларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
27 декабрь көнне "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенең иң өлкән әгъзасы (94 яшь), "Халыклар дуслыгы" музее директоры Галиев Гарифҗан Гали улы Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган "Ел лидеры-2019" республика конкурсында "Традицияләргә тугрылык һәм зирәк карарлар өчен" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
2019 елның 27 декабрендә Кече Лызи мәдәният йортында инвалид балалар һәм кармакка алынган балалар өчен Яңа ел маскарады оештырылды.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Халык санын алу бөтен дөнья буенча барлык алга киткән цивилизацияле илләрдә уза. 2020 елда бу чара 50 дәүләттә узачак. ВПН-Дәүләт халкы турында уникаль мәгълүмат алуның бердәнбер ысулы. Аның нәтиҗәләре анализ һәм фараз өчен нигез булачак, киләчәктә ил белән идарә итү өчен нигез булачак.