ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Ил өчен иң мөһим булган 2020 елгы проектларның берсе һәм унъеллыкның төп статистик вакыйгасы — Бөтенроссия халык санын алу - " Киләчәк төзибез!». Росстат башлыгы Павел Малков Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында кампаниянең рәсми слоганын тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән слоган — 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның рәсми символикасын формалаштыручы финал элементы. Элегрәк, 2019 елның 1 октябрендә, унъеллыкның төп статистик вакыйгасының яңа визуаль стилен тәкъдир итү булды. Профессиональ дизайнерлар арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча халык санын алуның логотибы киләчәккә омтылуны һәм халык санын алуның яңа цифрлы форматын гәүдәләндерүче ачык образ булды. Шигаре «киләчәк төзибез!» әлеге концептуаль линиянең логик дәвамы булып тора.

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның рәсми сайты эшли башлады. Якты мультимедиа ресурсы килүчеләрне халык санын алуга әзерлек һәм аны уздыру барышы белән таныштырачак.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

27 декабрь көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайлау вакытында нәтиҗәле хезмәт күрсәтүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләп утте.

27 декабрь көнне Үзәк китапханәдә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен “Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән театральләштерелгән чара үткәрелде.

Бүген, 27 декабрь көнне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоатович Хәйретдинов Киров өлкәсендә хезмәт итүче Балтач егетләре белән очрашты. Егетләр матур гына хезмәт итә, командирларыннан шелтәләр юк.

Айдар Фоатович аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Хезмәтләрен уңышлы гына тәмамлап, туган якларына исән-сау кайтуларын теләде.

Үзәк китапханәдә эш нәтиҗәләренә йомгак ясап, 2020 елга куелган бурычлар хакында   китапханәчеләр семинары булып  үтте. 

2019 нчы елның 24 декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел кичәсе үткәрде.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы) буенча 2019 елның 27 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 28 декабрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 12 м/с ка кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -10.-12˚, аязганда -17˚. Максималь һава температурасы көндез -7...-10˚. Юлларда бозлавык.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы аграрийлар  игътибарына  шуны  җиткерә,   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүгә бәйле  үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә  иминләштергән авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен   гадәттән тыш  хәлләр нәтиҗәсендә  китерелгән  зыянны    компенсацияләүгә     120 млн сум  акча  җибәреләчәк.    Шулай  итеп,  федераль бюджеттан    компенсацияне  бары  тик  чәчүлекләрне  иминләштершән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре генә  алачак.  

 

2019 елның 25 нче декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубында тәрбиягә алынган һәм авыр хәлдәге гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, әкият персонажлары белән бергә биеделәр һәм Кыш бабайны чакырдылар. Бәйрәм вакытында төрле уеннар, конкурслар узды. Уеннарда катнашкан барлык балалар да бүләкләр алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International