27 декабрь көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайлау вакытында нәтиҗәле хезмәт күрсәтүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләп утте.
Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен: Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясенең Почет знагы белән Балтач территориаль сайлау комиссиясе секретаре Мөхәммәтҗанова Рәзинә Хөрмәтулла кызы бүләкләнде.
Автоматлаштырылган «Сайлаулар» системасын булдыруга 25 ел тулу уңаеннан сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе үзәк сайлау комисиясе рәисенең Рәхмәт хаты белән райондагы әйдәп баручы белгеч Зиятдинов Рүзәл Рәис улы бүләкләнде.
2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен: Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясенең Почет грамотасы белән Сосна сайлау участогы комиссиясе рәисе Хафизова Илүзә Нургаян кызы, 1068нче Норма сайлау участогы комиссиясе секретаре Шәйхетдинова Лилия Рәзгил кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хаты белән Түнтәр сайлау участогы комиссиясе рәисе Хакимова Рәзинә Әлтәф кызы, Куныр сайлау участогы комиссиясе рәисе Нәҗипов Рамил Хәйретдин улы бүләкләнде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны әзерләү һәм үткәрү буенча участок сайлау комиссиясе составында нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән Әтнә сайлау участогы комиссиясе рәисе Вологжанина Земфира Сагидулла кызы, Бөрбаш сайлау участогы комиссиясе секретаре Гилметдинова Гөлнур Тимер кызы һәм 1091 нче Норма сайлау участогы комиссиясе рәисе Рахматуллин Роберт Илфир улы бүләкләнде.