2020 елда "Эчке һәм читтән керү туризмын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2019 елның 7 декабрендәге 1619 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары (алга таба - Кагыйдә) нигезендә Федераль агентлык тарафыннан туризм буенча федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс уздырыла.
17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: 19 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
-Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 м/c кадәр, төнлә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем;
- Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән буран, бозлавык.
Юлларда бозлавык һәм кар боткасы.
14 февраль көнне Сосна авылы гражданнары җыены һәм "Сосна" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы узды.
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.
16 февраль көнне Яңгул мәдәният йортында яшьләр белән алкоголизмга каршы көрәш максатында "Аек башта - аек акыл" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә бик җанлы узды. Яшьләр киләчәк тормышларына битараф түгел – алкоголизм, аның күңелсез нәтиҗәләре турында сөйләмне зур игътибар белән тыңладылар, үз фикерләрен әйттеләр.
14 февраль көнне Урта Көшкәт авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган "Үткән еллар хәтере" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Григорьев Юрий Петрович һәм Макаров Сергей Анатольевич чакырылган иде.
13 февраль көнне Субаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан «Сөйли каен башын ия-ия, Сез киттегез илне сакларга» дигән тематик кичә үткәрде. Кичәдә Әфганстан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл яшьләре катнашты. Узган ел вафат вафат булган Әфган сугышы ветераны Романов Илшатның шәхси әйберләреннән, медальләреннән, фотоларыннан күргәзмә оештырылды. Кичә истәлек фотоларыннан төзелгән презентация белән үрелеп барды.
14 февраль көнне Кили мәдәният йортында китапханә белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел уңаеннан "Батырлык һәм намус үрнәге" дип исемләнгән викторина уздырылды. Биредә балалар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, иҗаты турында белемнәрен баеттылар.
14 февраль көнне Кили мәдәният йортында әфганчы-интернационалистлар Фердинанд абый Нәфыйков һәм Рифкать абый Хафизов белән очрашу булды. Алар балаларга әфган җирендә күргәннәрен сөйләделәр.