ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 11 нче декабрь конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Смәел авылыннан Усманова Ясирә Галимҗан кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

2021 елның 11 нче декабрь конне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Смәел авылыннан Хуҗин Нәкыйп Гарип улы район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

 

15 декабрь көнне Балтач районы «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы «һөнәр», «белгечлек», «вазифа» төшенчәләре белән таныштыру һәм һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү максатыннан Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән дәрес үткәрде.

14 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Кышның карлы, назлы әкияте" дип атлаган фантазияле китап күргәзмәсе  эшли башлады.

16 декабрь 18 сәгатьтән 17 декабрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Архивтан хәбәрләр

Инвалидлар декадасы кысаларында Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеме дәресендә район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин булды.

15 декабрьдә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында РФ Конституциясе көне уңаеннан яшүсмерләр арасында "Мин патриот" исеме астында бокс буенча ярышлар узды.

29 ноябрь көнне Пыжмара мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән районкүләм конкурс кысаларында әзерләнгән Фоат Садриев пьессасы буенча «Җәмиләнең җенләнүе» комедиясе сәхнәгә куелды.

11 декабрь көнне Пыжмара мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклау уңаеннан оештырылган бик эчтәлекле концерт узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International