90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Усманова Ясирә Галимҗан кызы

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Смәел авылыннан Усманова Ясирә Галимҗан кызына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Ясирә апа яшьтәшләре белән сугышның беренче көненнән колхоз эшенә чыга. Анда төрле авырлыклар куеп хезмәт итә. Пенсиягә дә Ясирә апа үзенең туган колхозыннан чыга. Бүгенге көндә ветеран инвалид малае белән яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International