«Һөнәрләр дөньясында»

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрь көнне Балтач районы «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы «һөнәр», «белгечлек», «вазифа» төшенчәләре белән таныштыру һәм һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү максатыннан Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясында» дигән дәрес үткәрде. Балалар һөнәр турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Уен аша алар үзләренен киләчәктә кем була алуларын күзалладылар, төрле-төрле һөнәрләр белән таныштылар. Балаларга чара бик ошады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International