ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

14 апрель көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) хезмәткәрләре балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, “Юлда йөрү культурасы” акциясе кысаларында, җәяү йөрүчеләргә һәм шоферларга буклетлар таратты.

13 апрель көнне  “Хыял” яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр белән очрашу узды.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

13 апрель көнне авыл хуҗалыгы идарәсе инициативасы белән фермерларны җыеп язгы чәчү буенча сөйләшү булды.

Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Анваров Илдар Зөфәр улы КФХларга дәүләт ярдәме мәсьәләләрен яктыртты.

Архивтан хәбәрләр

13 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Искиткеч һәм серле космос” дип аталган мәгълүмат дәресе үткәрелде.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Бала дөньяга аваз салу – һәр  ата-ана өчен зур сөенеч. Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче  Фәнил hәм Лилия Закировлар  гаиләсендә   зур шатлык  – 2022 нче елның 10 апрель  көнендә гаиләдә  дүртенче кыз Хәлимә туды.

Дөньяга бала аваз салу белән гаиләгә һәм өйгә үзенә күрә бер җылылык, мәхәббәт, шатлык өстәлә. Ә инде гаиләдә балалар күбрәк булган саен, аның шатлыгы да күбрәк була.

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту сәбәпле, 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International