Бала туу һәр гаилә өчен онытылмас шатлыклы вакыйга

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бала дөньяга аваз салу – һәр  ата-ана өчен зур сөенеч. Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче  Фәнил hәм Лилия Закировлар  гаиләсендә   зур шатлык  – 2022 нче елның 10 апрель  көнендә гаиләдә  дүртенче кыз Хәлимә туды. Хәлимә исеме сабыр, йомшак күңелле, мәрхәмәтле дигәнне аңлата.  Балтач районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы бу күркәм гаиләне ихластан котлап, Хәлимәнең беренче документы – туу турында таныклыкны тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International