13 апрель көнне “Хыял” яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр белән очрашу узды.
Очрашуда катнаштылар: Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф., башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., башкарма комитеты җитәкчесенең икенче урынбасары Гайнетдинов И.Ф., районының финанс –бюджет палатасы җитǝкчесе Ильясов Р.М., мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Р.К., яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Р.Р
Әниләр тарафыннан тәкъдимнәр кертелде
1 .Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен күргәзмәләр, төрле түгәрәкләр булсын иде .
Бу сорауга җавапны мәдәният йорты үз өстенә алды.
2.Бассейнда аерым тренер булдыру.
Бу сорауга җавапны Роза Нурмиевна бирде.Һәр баланың диагнозы төрле булу сәбәпле, бассейн бар балага да ярамый. Табиб рөхсәте белән хәл ителергә тиеш диде.
3.Хастаханәдәге чират булу һәм сәламәтлеге чикле бала белән бик авыр булу сәбәпле , бу проблеманы да чишүне сорадылар. Пандусларнын аз булуы да уңайсызлык китерүен искәрттеләр.
Шулай ук Роза Нурмиевна бу сорауны да үз өстенә алып, бу мәсьәләне дә тиз арада хәл ителәчәген вәгъдә итте.
4.Белем бирү өлкәсендә, балалар ни сәбәпле бушка ашамавын сорадылар.
Бу сорауга җавапны Ренат Камил Улы Мөхәрләмов җавап бирде. Шулай ук якын арада хәл ителәчәген әйтте .
5.Дәүләт тарафыннан бирелә торган даруларны ала алмаулары турында әйттеләр.
Сорауга җавапны Роза Нурмиевна бирде. Бу проблема дөньякүләм сәясәткә бәйле, чишү юлларын эзлибез,шуның өстендә эш алып барабыз дип җаваплады.