Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр!
Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе - Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Быел районыбызда 9 нчы сыйныфны 416 укучы, 11 нче сыйныфны 162 укучы тәмамлый. Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Бәхетле тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларга зур рәхмәт! Еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте.
Аерым рәхмәт сүзләремне әти-әниләргә дә җиткерәм. Балаларыбызның уңышлары - һәркайсыбызга кайгыртучанлык, ярату һәм сабырлык өчен бүләк булсын!
Кадерле укучылар! Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет хыялларыгыз тормышка ашсын! Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарны уңышлы тапшырырга насыйп булсын!
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.