ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

15-17 апрельдә Актаныш районында авыл шахматчылары арасында Н.И.Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган XII шәхси-команда беренчелеге булып узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты 2022 елның 20 апрелендә 16:00 сәгатьтә онлайн форматта Zoom конференцияләрен уздыру өчен сервисны кулланып, Татарстан Республикасы яшьләре белән хокукый онлайн-очрашу уздыра. 


16
апрель, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


15
апрель, 2022 ел
җомга

     Кариле авылы кызы Чулпан Габделганиева Арчада узган «Абилимпикс-2022» мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VIII Милли чемпионатының республика этабында катнашып кайтты. Чулпан һөнәри осталык чемпионатында ыргак белән бәйләү компетенциясендә икенче урын яулады.

      

    Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран райондашларыбызга Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге Кече нефть компаниясе вәкилләре азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Тэги: Татарстанның Кече нефть компаниясе бүләкләре

«Наз» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  психологы  Роза Галимова социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларга космонавтика һәм авиация көненә багышланган шөгыль үткәрде. Балалар танып-белү викторинасында катнаштылар, тематик эшләнмәләр, пластилинография техникасын кулланып рәсемнәр ясадылар. Шөгыль файдалы узды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

14 апрель көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) хезмәткәрләре балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, “Юлда йөрү культурасы” акциясе кысаларында, җәяү йөрүчеләргә һәм шоферларга буклетлар таратты.

13 апрель көнне  “Хыял” яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр белән очрашу узды.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International