«Наз» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Роза Галимова социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларга космонавтика һәм авиация көненә багышланган шөгыль үткәрде. Балалар танып-белү викторинасында катнаштылар, тематик эшләнмәләр, пластилинография техникасын кулланып рәсемнәр ясадылар. Шөгыль файдалы узды.