Бу елның төп максатлары- республика халкын интернет элемтә белән тәэмин итү һәм гражданнарның дәүләт белән узара бәйләнешен кулайлаштыру
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, авыл җирлеге башлыклары, чакырылган предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты
Район башлыгы Рамил Нотфуллин иң алдынгы комбайнчыларга вымпеллар, акчалата бүләкләр һәм сертификатлар тапшырды
Балалар Кыш Бабай һәм Убырлы карчык белән күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алдылар
Әңгәмә вакытында нинди очракларда ышаныч телефонына шалтыратырга мөмкин булуы турында аңлатылды
Утырыш эшендә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, предприятие, учреждение һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгына, туклануны оештыруга, уку җиһазларының, китапханәләрнең, спорт залларының әзерлегенә, территорияне төзекләндерүгә зур игътибар бирелде.
Магистраль газүткәргечтә ремонт эшләре башкару сәбәпле, газ бирү туктатылачак
Арышның гектарыннан 47 центнер уңыш чыккан булса, калган бөртеклеләрнең чыгышы да яхшы, 40 центнердан артык уңыш җыйнап барыла