3 августтан 11 августка кадәр район башкарма комитеты карары нигезендә төзелгән комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Районыбызда 57 белем бирү оешмасы: 14 урта, 7 төп мәктәп, 16 мәктәп-бакча, 17 балалар бакчасы һәм 3 филиал эшләп килә . Белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгына, туклануны оештыруга, уку җиһазларының, китапханәләрнең, спорт залларының әзерлегенә, территорияне төзекләндерүгә зур игътибар бирелде.
Һәр объектта планлаштырылган ремонт эшләре башкарылган һәм учреждениеләр 2022-2023 уку елында балаларны каршы алырга тулысынча әзер диярлек.