Урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү һәм өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы призына быел да махсус ярыш оештырылды. Ярыш шартларында күрсәтелгәнчә, һәр атнада иң күп ашлык суктырып алган комбайнчыларга премия һәм “2022 елның иң яхшы комбайнчысы” дигән вымпел тапшырыла.
Менә, ниһаять, җиңүчеләр дә билгеле. Вымпелга «Бөрбаш» ҖЧҖ - Алмаз Корбангалиев, «Кызыл юл» АХПК - Рәфыйк Галиев , "Активист" АХПК - Виктор Федоров лаек булдылар.
Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз!
Шулай ук алдынгы комбайнчыларга район башлыгы Рамил Нотфуллин сертификатлар да тапшырды.
Фото: Ссылка