Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин "Сосна" хуҗалыгында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 16 августы, сишәмбе

- Уңышлар яхшы, игенче егетләр бәрәкәтле көннәрнең бер генә сәгатен дә кулдан ычкындырмас өчен тырышып эшлиләр. Тыңгысыз йөрәкле егетләр бүген арышны җыеп алып бетереп арпа басуына кереп калдылар. Арышның гектарыннан 47 центнер уңыш чыккан булса, калган бөртеклеләрнең чыгышы да яхшы, 40 центнердан артык уңыш җыйнап баралар. Уңышлары мул , Аллага шөкер! Туган җир җылысын тоеп, ил табынын икмәкле итү өчен хәләл хезмәт белән иген кырларын иңләгән игенче егетләргә сәламәтлек, уңышлы көннәр телисем килә, - диде Рамил Нотфуллин.

 

Фото: Ссылка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International