ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

30 октябрь көнне "Балтач" УСЗда яшүсмерләр арасында бокс спорт төрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Сила удара" проекты гамәлгә ашырылды. Проектның җитәкчесе - "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы директоры Азат Мөнир улы Зәкиев. Проектта өч команда катнашты. Казан шәһәреннән "Подросток" яшьләр (яшүсмерләр) клубы һәм Татарстан Республикасының Шахбокс Федерациясе командалары килгән иде. Шулай ук Балтач районыннан да бер команда җыелды. Чарада барлыгы 130 га якын кеше катнашты, бокс ярышларында 44 катнашучы көч сынашты.  Гомуми нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасының Шахбокс Федерациясе командасы 3 нче урынга, Балтач җыелма командасы 2 нче урынга, "Подросток" яшьләр (яшүсмерләр) клубына караган "Гром" командасы 1 нче урынга лаек булды.

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!).


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү


28
октябрь, 2022 ел
җомга

28 октябрьдә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы к үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге төркемдә 9 катнашучы өчен «Көзге бал» бәйрәме уздырдылар.

   «Көзге изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 28 октябрьдә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре дуслык турында видеоролик карау оештырдылар. 

Хезмәтне саклау турында

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

   «Көзге изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 27 октябрьдә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Ватаным - Татарстан!” дигән тарихи квест үткәрделәр. 


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

26 октябрь көнне Балтач  Үзәк балалар китапханәсенедә  “Непоседа, невеличка – желтогрудая  синичка” дип аталган зоо-портрет  үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International