Кинокичә

2022 елның 28 октябре, җомга

   «Көзге изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 28 октябрьдә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре дуслык турында видеоролик карау оештырдылар. Бу чарада МБГБУ “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” коррекцион класс укучылары катнашты. Балалар зур канәгатьлек белән видеоролик карадылар, фильмның сюжеты белән кызыксындылар һәм видеороликның яхшы тәмамлануына бик шат иделәр. Чара азагында бергәләшеп дуслыкны сакларга ярдәм итә торган кагыйдәләрне билгеләделәр. Алар арасында, мәсәлән, бәла-казада дустыңа ярдәм ит; шатлыгыңны һәм сагышыңны бүлешә бел; беркайчан да дустыңның ялгышларыннан көлмә; хаталарыңны таный бел; ачуланышкан булсалар да, беренче булып дуслашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International