«Көзге изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 27 октябрьдә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Ватаным - Татарстан!” дигән тарихи квест үткәрделәр. Бу чарада МБГБУ “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе” коррекцион класс укучылары катнашты. Балалар командаларга бүленеп, маршрут кәгазе алып кызыксыну белән мавыктыргыч уенга кушылдылар. Командаларның маршрутлары «Татарстан Республикасынын дәүләт символикасы», «Әкият геройларын әйт», «Милли ризыклар», «Татарстан шәһәрләре», «Танып әйт» станцияләре аша узды. Катнашучылар зирәклекләрен һәм Татарстан Республикасын яхшы белүләрен күрсәттеләр.